әл-Кәриим — Ул тиешле җәзасын билгеләгәннән соң — гафу итә, вәгъдә кылганнан соң — үти. Әгәр дә Ул бирә икән, өметләнгәннән дә күбрәк бирә һәм күпме бирсә дә, кемгә бирсә дә Аның өчен барыбер. Әгәр дә, ихтыяҗларны сораганда Аннан башкага ялварсалар, Ул ризасызлык белдерә. Аннан читләшсәләр — шелтәли, ләкин ерагаймый. Ул Аннан сыену урыны вә яклауны сораган кешене ярдәмсез калдырмый, ә Үзе һичкемгә-һичнәрсәгә мохтаҗ түгел. Кемдә шушы нәрсәләр барчасы да җыелса, Ул «әл-Кәриим» була, ә бу мәгәр Бер Аллаһка гына хас.